Татарская свадьба - татарча туй
Вы хотите отреагировать на этот пост ? Создайте аккаунт всего в несколько кликов или войдите на форум.
ФорумПорталПоискРегистрацияВход
Здесь может быть ваша реклама




Поделиться
 

 Приметы на татарском языке

Предыдущая тема Следующая тема Перейти вниз 
АвторСообщение
Гульнара
Администратор
Гульнара

Сообщения : 130
Дата регистрации : 2011-06-19
Откуда : Нижневартовск
Настроение Отличное

Приметы на татарском языке Empty
СообщениеТема: Приметы на татарском языке   Приметы на татарском языке I_icon_minitimeВс Июн 19, 2011 1:46 pm

Туй, никах юрамышлары - Татарские свадебные приметы


Килен коймагы

Туйдан соң беренче иртәдә киленнән коймак пешертеп сыныйлар. Моның сере шунда: пәрәмәч, бәлеш, өчпочмак кебек итле әйберләр шартлап пешә, шул сәбәптән, гаилә тормышы да шартлап торыр, гаугалы булыр дип, ит ризыгы пешерергә ярамаган, иң җиңел азык — коймак кына пешергәннәр.

Коймакны иртә белән табынга чыгаралар, аны кабып карарга туган-тумачаны, күрше-күләнне чакыралар. Коймакның йомшаклыгын тикшерәләр. Коймагы йомшак булса: "Күңеле йомшак булыр, гаиләдә тормыш әйбәт булыр", — дигәннәр.

Килен уңганмы?

Киленнең уңганлыгын белү өчен, икмәккә камыр басканда, килен сизмәгәндә генә, камырга көмеш тәңкә салалар. Табырмы, юкмы? Камыр эченнән шул бер көмеш тәңкәне тапса, димәк, килен әйбәт баса, тапмый калдырса — килен ялкау булып чыга.

Кайчакта мәрҗән бөртеге яисә асылташ та салгалыйлар. Бер пот оннан изелгән камыр эченнән килен шуны таба алырга тиеш.

Идән себерү

Бу магик сынау яшь кызлар, яшь киленнәр арасында киң таралган. Идән себергәндә ни дә булса тапсаң, шул әйбергә карап әллә нинди мәгънәләр чыгарырга тырышканнар: төймә тапса — бай хатын була, энә тапса — баласы күп була (тегү эше күп), кашык-калак килеп чыкса — кунакка чакыралар яисә кунак килә, акча тапса — байлык керә, пычак, без тапса — тавыш чыга...

Туйдан соң яшь киленнәрне дә идән себерттереп сынаганнар.

Себеркегә ияреп нәрсә чыгасын махсус карап, сынап торганнар.

Ризыкны ташламагыз!

Шулай ук туй сынавы. Карап, сынап торганнар: туй мәҗлесе вакытында килен калдык ризыкларны эткә яисә чүплеккә ташлармы? Ташласа — бу гаиләдән ризык китәчәк, татулык китәчәк. Шуңа күрә сак булыгыз: яшьләрнең өйләнешүенә каршы кешеләр туй өстәлендәге ризыкны эткә яисә чүплеккә чыгарып ташламасыннар.

"Исәнме!"

Һәркем белә: кияү белән киленне келәткә махсус билгеләп куелган кеше (кияү сакчысы яисә җиңги апа) кертә. Шул егет (җиңги) сынап тора да иңде — аның белән кем беренче исәнләшә, кем беренче сүз башлый, — гаиләдә шул өстен булачак.

Яулык — киленгә бәя

Кызның өендә, кияүгә чыгарга ризалык билгесе итеп, бүләк бирелгән көнне мәҗлес уздырыла. Ул "билге туй" дип тә йөртелә. Бу мәҗлестә кияүнең анасына кыз-килен яулык бирә. Сынау шуннан гыйбарәт: әгәр зур туй көнне каенана киленнең "ризалык билгесен" ябынса — килен ошап калган була, аны ябынмаса — ошамаган була...

Токмач озынлыгы

Туй ашындагы токмачның озынлыгын сынап караганнар: әгәр токмач озын булса, гаилә гомере озын була, кыска булса — гаилә озак яшәми, дигәннәр. Шуңа күрә дә туй ашының токмачын булдыра алган кадәр озын итеп кисәргә тырышканнар.

Мендәр сынавы

Килен, кияү йортына төшкәч, иң элек аяк астында яткан мендәргә яисә тун өстенә баса. Әгәр килен мендәргә басып кереп китсә, ә мендәр артта аунап калса, кыз ялкаурак, ә басып үткәннән соң, мендәрнең колагыннан яисә тун якасыннан эләктереп үзе белән алса, — килен эш рәтен, мал кадерен белә, дигәннәр.

Бәлеш ничә катлы?

Пермь (Барда) татарларында киң таралган бу йола-сынау шуннан гыйбарәт: кунаклар яисә туйга килгән кодалар күпме көн торырга тиеш булса, иң популяр милли ашларның берсе булган катламлы балан бәлеше дә шулкадәр кат белән эшләнә. Кунаклар табынга куелган бәлешнең ничә катлы булуын искәртергә һәм шулкадәр генә көн торырга тиешләр. Кимрәк яисә артыграк торсалар — хуҗаны хөрмәт итмәү булып аңлашылган.

Туйда озаклаган кунакларга мәҗлеснең (туйның) тәмам булганлыгын искәртүче башка ашлар да бар: мәсәлән, арыш көлчәсе, үрә, ботка пешереп чыгару да ярый...

Яшь киленне сынау

Туй иртәсендә кияү мунчасы ягалар — бу хакта белмәгән кеше юктыр. Менә шул мунчага барыр юлда киленне сыныйлар да инде. Гадәт буенча, мунчага илтә торган юлга, сукмакка таяк, кисәү агачы, себерке, балта, сәнәк ташлыйлар, һәр әйберне билгеле бер кеше ташлый — җиңгәсе, кайнише, быянай-быятасы һ. б. Сынап торалар: килен кайсын алып куя, сөяп куя, кертеп куя, кияүгә алып бирә... Әллә атлап яисә таптап, тибеп кенә узамы? Менә шуларга карап киленнең холкын, киләчәген юрыйлар. Әгәр юлда яткан коралларны алып куймаса: "Бу өметсез булыр, тора алмас", — дигәннәр.

Туеңда яңгыр яуса...

"Туеңда яңгыр яуды (яисә буран булды), катыкның касмыгын ашагансың икән", дигән ырым-ышану бар. Алы башкача да әйткәлиләр. Янәсе, катыкның касмыгын яратсаң, көт тә тор — туеңда яңгыр явачак, буран кубачак...

Моның мәгънәсе, күрәсең, катык касмыгының ачылыгына барып тоташа. Ачы яраткан кешенең туенда да ачы яңгыр, ачы буран (өй эчендә дә!) чыгачак димәкче булганнар борынгылар.

Туй, никах юрамышлары

Кияү кергәндә кызга энәле әйбер кадатсалар — яшь гаиләдә татулык булмаячак.

Кияү-кәләш өстәленә пычак-чәнечке куйсалар — татулык булмаячак.

Кыз үзенең никахын тыңласа — тиз аерыла.

Кияү кергәч, кыз кияүнең бүреген салдырып үз башына кисә — тормышта иренә баш була.

Кияү-кәләш кергәч, кайсысы беренче булып икенчесенең аягына баса — шул гаиләдә өстен була. (Мишәр татарларында келәмгә басыш булган.)

Килен төшкәндә, яучы, кодалар капкадан чыккач уң якка борылып китәргә тиешләр — юл уңышлы, яшь гаилә бәхетле була.

Кыз күчкәндә артына борылып караса — ата малы (бәхете) кызга күчә, кыз белән китә, имеш.

Туй төшкәндә ике килен арбасы кара-каршы очрашсалар — бәхетсезлеккә. Бу очракта кияүләр һәм аларның агалары, сикереп төшеп, ике яктан да камыт бавын чабарга, ат койрыгын кисәргә ашыкканнар. Кайсы як җиңеп чыкса һәм икенчесен юлда калдырып китсә — шул якның тормышы уңышлыга юралган.

Килен арбадан яңа йортка төшкәндә, җиргә мендәр салып, авызына бал-май каптырсалар — теле йомшак һәм татлы була.

Яшьләргә никах укыган вакытта янда торган суны эчкән кыз бәхетле була.

Кызны кияү йортына озатканда капкадан урамга кадәр киле тәгәрәтеп җибәрсәң — өйдә калган кызлар бик тиз кияүгә чыгачаклар.

Никах мәҗлесендә булачак килен үзе ашаган бал савытын кайсы кызның башына каплый — шул кыз тиздән кияүгә чыгачак.

Мәҗлестә кашыкны алдан җыеп алган кыз алдан кияүгә чыга.

Никах укыган вакытта икенче як бүлмәдәге кызның ике чәч толымын сүтеп, яланаяк килеш сәке өстендәге мендәргә бастырып, бүлмә башына ике юка ашамлык куйсаң һәм никах мәҗлесе беткәнче кыз шул баскан урынында кузгалмыйча тора алса, ахырдан, мәҗлес тәмам булганнан соң, кызның чәчен үрдереп, яхшы кием киендереп, теге ике юканың өстенә май куеп, берсен кияүгә төйнәп җибәрсәләр, икенчесен кызга ашатсалар — аларның гомерләре яхшы тормышта үтәчәк.

Кызга башкода (яучы) булып барган ир кеше ишектән чыккач ук уң чалбар балагын итек кунычына кыстырса — кызны тиз бирәләр.

Никах укылып беткәч кызның башына көтмәгәндә сөт өсте салсаң — яңа йортта аның ыруы бәхетле була. (Сөт — нәсел, ыру, кавем билгесе.)

Яшь килен, кияү йортына килгәч, аттан төшкәндә шул атның сыртына таянып төшсә — тормышы мул, бөтен була.

Яшь килен төшкәндә, кулын, аягын юдырып, суын нигезгә сипсәләр — нигездә бәрәкәт булыр. Килен исә бу йортта бик тиз үз кеше булып китәр. Нигез иясе аны кабул итәр.

Яшь килен төшкәндә, бигрәк тә аттан төшкәндә, аның кулын онга бастырып, онын сәдакага бирсәләр — йортта муллык, байлык булачак.

Кызлар колагына

Көйгән камыр ашарга яраткан кызның туенда буран булачак.

Караңгыда (качып) ризык ашарга яраткан кызның кияве карак була.

Кыз кеше өйгә тәрәзә аша кереп йөрсә — кияве карак була.

Кызлар ботканың маен читкә агызсалар — кайнана сукыр була.

Курчак белән күп уйнаган кызларның балалары күп була.

Чынаякларын тутырып ясап эчкән кызларның бәхете тулы була.

Кыз чәч тараганда, тарагы ирексез сикереп китеп башыннан төшсә, башкода (яучы) килүгә.

Толымнарын очына кадәр үреп йөргән кызга мәһерне аз бирәләр.

Кулы каты (авырттырып суга торган) кыз тол иргә бара. (Ир-егет кешенең кулы каты булса —тол хатын ала.)

Самавары, миче тиз үрләмәгән кызның ире булдыксыз була. (Яисә: аны ире сөймәячәк.)

Озын тастымалның очы туры килгән кыз тиз кияүгә чыга.

Таба ялаган кызның кияве таз була.

Суган ачысына еламыйча түзә алган кыз кайнатасына да түзәр.

Өстәл почмагына утырган кыз соң кияүгә чыга.

Иләк аша караган кызның кияве шадра була.

Көзгегә карап ашаган кызның кияве көнче була.

Кыл иләк аша караган кызның кияве кылый була.

Тәрәзәгә карап ашаган кыз кияүгә читкә китеп каңгыраячак.

Варианты: Тәрәзәгә карап ашаган кызга шушы көннәрдә яучы киләчәк.

Көзгесен ваткан кызның тормышы уңышсыз була.

Көзгесен югалткан кызның ире икенче хатынга китәчәк.

Кыз идән себергәндә кемнең дә булса аягына себерке тидерсә, шул кеше аның туеннан мәхрүм кала.

Кыз белән егет сөйләшкәндә сабый бала төчкерсә — кавышуга.

Кыз кеше берәр егетнең бүреген киеп караса — шуңа кияүгә бара. (Яки: егерме көнлек сөяркәсе була.)

Кыз йоклаганда күзләрен кысып карап йокласа — кияве чибәр була.

Аш өстәле артына ялгышып ике кашык алып утырган кыз кияүгә бик тиз чыгачак.

Яшь килен юрамышлары

Яшь килен көзгесенә карасаң — яшәрәсең.

Яшь килен күп ашаса — туклыкка.

Яшь киленнең беренче китергән суы өйгә керткәндә түгелеп бетсә — тормышы бәхетсез була.

Варианты: ...байлыкка, бәрәкәткә була.

Яшь килен беренче утырышта кияүдән ерак утырса — аралары ерагая, суына, татулык югала. (Яисә: араларына шайтан керә!)

Яшь килен курчак белән уйнаса — балалары күп була.

Яшь килен кияү йортына кияүдән алдарак керсә — гаиләдә баш була.

Яшь килен кияүгә кушылган төндә йокласа — мәхәббәт булмый.

Яшь килен кайнатасы белән кайнанасының исемнәрен әйтсә — теше (авызы) авыртачак.

Кыз кияү йортына күчкәндә чыбыркы-камчы сынса (өзелсә), арба-чана ватылса — тормышы уңышсыз була.

Никах укыганда кыз югары җирдә торса — бәхетле була.

Кияүгә киткән кыз нигез йорттан чыкканда артына әйләнеп караса — аерылып кайтачак.

Яшь килен көянтәсен сындырса — тормышы җимерелә.


Вернуться к началу Перейти вниз
https://nikyah-tuy.forum2x2.ru
 

Приметы на татарском языке

Предыдущая тема Следующая тема Вернуться к началу 
Страница 1 из 1

 Похожие темы

-
» Поздравления на татарском языке
» Сценарий свадьбы на татарском языке
» Сценарий свадьбы на татарском языке
» Сценарий свадьбы на татарском языке (2-й вариант)
» Татарские свадебные пословицы и поговорки на татарском языке

Права доступа к этому форуму:Вы не можете отвечать на сообщения
Татарская свадьба - татарча туй :: Котлаулар, сценарийлар, йолалар (поздравления, сценарии, обряды) :: Обряды-
Яндекс.Метрика