Татарская свадьба - татарча туй
Вы хотите отреагировать на этот пост ? Создайте аккаунт всего в несколько кликов или войдите на форум.
ФорумПорталПоискРегистрацияВход
Здесь может быть ваша реклама




Поделиться
 

 Минуса татарских народных песен

Предыдущая тема Следующая тема Перейти вниз 
АвторСообщение
Гульнара
Администратор
Гульнара

Сообщения : 130
Дата регистрации : 2011-06-19
Откуда : Нижневартовск
Настроение Отличное

Минуса татарских народных песен Empty
СообщениеТема: Минуса татарских народных песен   Минуса татарских народных песен I_icon_minitimeПн Апр 09, 2012 10:14 am

Әйтмә син авыр сүз

Беркайчан әйтмә син авыр сүз —
Бик кыска, әй, кыска гомерләр.
Син минем гомерлек юлдашым.
Син чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Бик авыр минутлар булса да,
Тап миңа шул вакыт җылы сүз;
Авыр сүз әйтәсең килсә дә,
Әйтмә син, сөеклем, әйтмә, түз!

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашың җылысын.
Шул чакта сөюем артуын
Йөрәгең белән син тоярсың.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы.
Гөрләтеп яшисе бар әле.



[Вы должны быть зарегистрированы и подключены, чтобы видеть эту ссылку]


Ак сирень

Кызганмадым ак сиреньне,
Күк сиреньгә алыштым.
Шуннан бирле мин сагышлы
Сарыларга сабыштым.

Ак сирень, күк сирень
Ачыйммы йөрәк серен?
Хыялыйлар итүең бар
Күземә сирәк күрен.
Үзең кара көенеч син
Сөенечем түгелсең.
Түгелсә яшем түгелсен,
Тик күңелем сүрелсен.

Ак сирень, күк сирень
Ачыйммы йөрәк серен?
Хыялыйлар итүең бар
Күземә сирәк күрен.
Җиткән икән ак сиреньне
Зар елатыр заманнар.
Кичер җаным дип алдыңа
Тезләнергә чамам бар.

Ак сирень, күк сирень
Ачыйммы йөрәк серен?
Хыялыйлар итүең бар
Күземә сирәк күрен.



[Вы должны быть зарегистрированы и подключены, чтобы видеть эту ссылку]


Алмагачлары

Алма бөреле, алма бөреле,
Алма чәчәге төрле.
Башкаларга күз дә салмыйм
Сине күргәннөн бирле.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый,
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

Алма бит ул, алма бит ул,
Алма бит ул тугэрэк.
Шул тугэрэк эчлэрендэ
Яшик, дуслар, бергэлэп.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый,
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

Алма булса, шундый булсын,
Берсен бишкэ булерлек.
Дуслар булса, шундый булсын,
Синен очен улэрлек.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый,
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

Эх дусларым, дусларым ла,
Дусларым, дус ишлэрем.
Сез дуслардан аерылсам
Ялгыз башым нишлэрмен.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый,
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

Эх дусларым, сезнен белэн
Шат минем кунеллэрем.
Тагын да шулай шатлык белэн
Утсэ иде гомерлэрем.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый,
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.



[Вы должны быть зарегистрированы и подключены, чтобы видеть эту ссылку]


Белегез шуны

Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән, якын дусларым,
Саргаер идем — белегез шуны.

Көзләр җитүен, кошлар китүен
Күпме кичерде гомерләр юлы!
Эяшлы язым, чәчәкле җәем —
Сез ул, дусларым, — белегез шуны.

Нурлана күзләр, тәмләнә сүзләр,
Бетә таралып күңелнең моңы.
Күрсәм яңадан сезне, дусларым,
Бәхетем арта — белегез шуны.



[Вы должны быть зарегистрированы и подключены, чтобы видеть эту ссылку]


Вернуться к началу Перейти вниз
https://nikyah-tuy.forum2x2.ru
 

Минуса татарских народных песен

Предыдущая тема Следующая тема Вернуться к началу 
Страница 1 из 1

Права доступа к этому форуму:Вы не можете отвечать на сообщения
Татарская свадьба - татарча туй :: Котлаулар, сценарийлар, йолалар (поздравления, сценарии, обряды) :: Музыка-
Яндекс.Метрика