Татарская свадьба - татарча туй
Вы хотите отреагировать на этот пост ? Создайте аккаунт всего в несколько кликов или войдите на форум.
ФорумПорталПоискРегистрацияВход
Здесь может быть ваша реклама




Поделиться
 

 КЫЗНЫҢ(КӘЛӘШНЕҢ) ӘТИ-ӘНИСЕНӘ,ТУГАННАРЫНА, ЯКЫННАРЫНА РӘХМӘТ СҮЗЕ

Предыдущая тема Следующая тема Перейти вниз 
АвторСообщение
Гульнара
Администратор
Гульнара

Сообщения : 130
Дата регистрации : 2011-06-19
Откуда : Нижневартовск
Настроение Отличное

КЫЗНЫҢ(КӘЛӘШНЕҢ) ӘТИ-ӘНИСЕНӘ,ТУГАННАРЫНА, ЯКЫННАРЫНА РӘХМӘТ СҮЗЕ Empty
СообщениеТема: КЫЗНЫҢ(КӘЛӘШНЕҢ) ӘТИ-ӘНИСЕНӘ,ТУГАННАРЫНА, ЯКЫННАРЫНА РӘХМӘТ СҮЗЕ   КЫЗНЫҢ(КӘЛӘШНЕҢ) ӘТИ-ӘНИСЕНӘ,ТУГАННАРЫНА, ЯКЫННАРЫНА РӘХМӘТ СҮЗЕ I_icon_minitimeВт Мар 20, 2012 10:17 pm

Кадерле әти-әнием!Хөрмәтле кунаклар!Бүген мине иң бәхетле иткән Азатымның әти-әниләре,туганнары!Барча туганкайларым-якыннарым!Йөрәгемнән чыккан кайнар хисләр белән барыгызга да олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм!
Газиз әти-әнием!
Сез бит мине табып үстердегез,
Сез булганга-мин бит бәхетле!
Пар аккошлар булдык-эзләсәң дә
Табып булмас мондый бәхетне!
Сезнең алда чиксез рәхмәтлемен,
Үстердегез-кеше иттегез!
Тормыш баскычларын үтәр өчен,
Көчле канат бүләк иттегез!
Без бурычлы мәңге сезнең алда,
Шат оныклар бүләк итәрбез!
Сезнең әле алтын туйларда да,
Теләк теләп,"әче!" диярбез!
====================
Кадерлем Азатның әти-әнисе дә бүген инде миңа биатай белән бианай булдылар!Мин аларны да яратып "әткәй","әнкәй" диярмен!
Лачындай ул табып,үстергәнсез!Рәхмәт сезгә-миәа шундый пар канат,тугры иптәш,тормыш терәге бүләк иткәнегез өчен!
Туганлашты бүген ике гаилә,
Кода-кодагыйлар булдыгыз!
Бер-берегез белән тату яшәп,
Тормыш түрләренә узыгыз!
Уртак булсын шатлык
минутлары-
Бер алманы бишкә бүлегез!
Бәхет белән узсын гомерегез,
Без дә сезне тигез күрербез!
======================
Безнең мәхәббәт чишмәбезнең
һәрчак тулы булуын теләп,
безнең белән янәшә туйларны
үткәргән шахитлар:..........һәм
..............!
Татлы ширбәт суларын бергә
татып,безгә сөю тулы бәхетле
тормыш теләдегез!
Ташып торсын һәрчак бәхетегез!
Чәчәк атсын сөю гөлләре!
Саф рәхмәтемне сезгә җиткерәмен-
Гөрләп торсын тормыш көзләре!
Безнең никах сезнең белән бүген,
Култамгалар салып теркәлде.
Сезнең ышанычны без акларбыз!
Илгә тагын гаилә өстәлде.
Зур рәхмәт сезгә дусларыбыз!
Безнең бәйрәмне,тантананы
куңелле итеп оештырып алып
баручылар да,тугры дуслар да сез булдыгыз!


Вернуться к началу Перейти вниз
https://nikyah-tuy.forum2x2.ru
Гульнара
Администратор
Гульнара

Сообщения : 130
Дата регистрации : 2011-06-19
Откуда : Нижневартовск
Настроение Отличное

КЫЗНЫҢ(КӘЛӘШНЕҢ) ӘТИ-ӘНИСЕНӘ,ТУГАННАРЫНА, ЯКЫННАРЫНА РӘХМӘТ СҮЗЕ Empty
СообщениеТема: Re: КЫЗНЫҢ(КӘЛӘШНЕҢ) ӘТИ-ӘНИСЕНӘ,ТУГАННАРЫНА, ЯКЫННАРЫНА РӘХМӘТ СҮЗЕ   КЫЗНЫҢ(КӘЛӘШНЕҢ) ӘТИ-ӘНИСЕНӘ,ТУГАННАРЫНА, ЯКЫННАРЫНА РӘХМӘТ СҮЗЕ I_icon_minitimeВт Июл 28, 2020 10:09 pm

Хормәтле дуслар, туганнар, әниләр һәм әтиләр.

Бүгенге көнгә кадәр бер дә уйламый идем туган йортны, әти-әниемне калдырып башка урында, башка кеше янәшәсендә яшәргә кирәк дип. Табигаттә дә  кошлар  әтиләре корган оясында әнкәләре китергән җимне чүпләп үсәләр дә, канат ныгыткач үзләре офыкка хуҗа булып үз оясын коралар, Күрәсең, минем дә шул кошлар шикелле үз күгемә, үз ояма   [ир исеме] белән бергә ия булыр вакытым җиткәндер.
Узганнарны, бүгенгесен уйлап мин үземне бүген бик бәхетле хатын-кыз  итеп хис итәм.

Кадерле ирем, кара әле, биредә мул остәлләр янында безне бары хөрмәт иткән, яраткан кешеләр генә җыелган. Менә ерак араларны якын итеп килгән, минем эч серләремне уртаклашкан, кирәк чакта ярдәм иткән  дуслар, йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын диләр — чын сүзләр, рәхмәт сезгә дусларым. Дуслардан да якынрак туганнар. Туганнар дигәндә минем инде хәзер, яңа туганнар бар!  Сезне үзебезнең  беренче шатлыгыбызны уртаклашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт.

Арыем рәхмәт әйтәсем килә минем өчен җанымның бер өлеше булган бердән бер сеӊелемә. Шатлыкта да, борчуда да без – туганнар, мин аӊы бик яратам сеӊлем дә  минем өчен җан атып тора, рәхмәт аӊа.

Мин тиктомалга гына  әниләр һәм әтиләр дип  әйтмәдем. Минем бүгенге көннән икенче әтием белән әнием дә бар. Рәхмәт аларга мине шулай үз кызлары шикелле күреп килен итеп төшергәннәре өчен.

Минем тормышта иң изге, иң кадерле сүзләр белән әйтеп бетергесез кирәкле олы кешеләр — әтием белән әнием. Минем бүген рәхмәтнең иң олысын иң ихласын аларга җиткерәсем килә. Җан биргән әнием, яшәү биргән әтием   рәхмәт сезгә барысы өчен: гомерем, балачагым, яшьлегем, белемем, өс-башым, борчусыз яшәешем, тормыш офыгында йөзәрлек нык канат биргән  өчен.

Әйе, мин бәхетле. (Ир исеме) мин хәзер үземнең бәхетемне синең кулларыңа тапшырам. Әгәр минем бәхетемне саклап яшәсәң, мин синең дөньяда иң бәхетле ир булуың өчен барлыгым белән тырышып яшәячәкмен, кадерлем. Шуларны уйлыйм да, мин үземне бик бәхетле дип уйлыйм. Һәм бу бәхетебез уртак булыр дип ышанам….

Рәхмәт барыгызга да дусларга, туганнарга, әниләр һәм әтиләргә. Хөрмәт итеп килгәнегез, безнең шатлыклы бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен. Бары тик бер генә сүз — рәхмәт. Күңел түремдәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сезгә барысы өчен.  Рәхмәт шулай ук мәҗлесебезне һәръяклап оештырган алып баручылар белән җитештерүче-пешерүчеләргә. Барыгызга чын күңелдән рәхмәт!


Xormätle duslar, tuğannar, änilär häm ätilär.

Bügenge köngä qädär ber dä uylamıy idem tuğan yortnı, äti-äniemne qaldırıp başqa urında, başqa keşe yänäşäsendä yäşärgä kiräk dip. Tabigattä dä  qoşlar  ätiläre qorğan oyasında änkäläre kitergän cimne çüpläp üsälär dä, qanat nığıtqaç üzläre ofıqqa xuca bulıp üz oyasın qoralar, Küräseñ, minem dä şul qoşlar şikelle üz kügemä, üz oyama   [ir iseme] belän bergä iä bulır waqıtım citkänder.
Uzğannarnı, bügengesen uylap min üzemne bügen bik bäxetle xatın-qız  itep xis itäm.

Qäderle irem, qara äle, biredä mul oställär yanında bezne barı xörmät itkän, yaratqan keşelär genä cıyılğan. Menä yıraq aralarnı yaqın itep kilgän, minem eç serläremne urtaqlaşqan, kiräk çaqta yärdäm itkän  duslar, yöz sum aqçañ bulğançı yöz dustıñ bulsın dilär — çın süzlär, räxmät sezgä duslarım. Duslardan da yaqınraq tuğannar. Tuğannar digändä minem inde xäzer, yaña tuğannar bar!  Sezne üzebezneñ  berençe şatlığıbıznı urtaqlaşuğa kilüegez öçen bik zur räxmät.

Arıyım räxmät äytäsem kilä minem öçen canımnıñ ber öleşe bulğan berdän ber seӊelemä. Şatlıqta da, borçuda da bez – tuğannar, min aӊı bik yaratam seӊlem dä  minem öçen can atıp tora, räxmät aӊa.

Min tiktomalğa ğına  änilär häm ätilär dip  äytmädem. Minem bügenge könnän ikençe ätiem belän äniem dä bar. Räxmät alarğa mine şulay üz qızları şikelle kürep kilen itep töşergännäre öçen.

Minem tormışta iñ izge, iñ qäderle süzlär belän äytep betergesez kiräkle olı keşelär — ätiem belän äniem. Minem bügen räxmätneñ iñ olısın iñ ixlasın alarğa citkeräsem kilä. Can birgän äniem, yäşäw birgän ätiem   räxmät sezgä barısı öçen: ğömerem, balaçağım, yäşlegem, belemem, ös-başım, borçusız yäşäyeşem, tormış ofığında yözärlek nıq qanat birgän  öçen.

Äye, min bäxetle. (İr iseme) min xäzer üzemneñ bäxetemne sineñ qullarıña tapşıram. Ägär minem bäxetemne saqlap yäşäsäñ, min sineñ dönyada iñ bäxetle ir buluıñ öçen barlığım belän tırışıp yäşäyäçäkmen, qäderlem. Şularnı uylıym da, min üzemne bik bäxetle dip uylıym. Häm bu bäxetebez urtaq bulır dip ışanam….

Räxmät barığızğa da duslarğa, tuğannarğa, änilär häm ätilärgä. Xörmät itep kilgänegez, bezneñ şatlıqlı bäyrämebezne urtaqlaşqanığız öçen. Barı tik ber genä süz — räxmät. Küñel türemdäge iñ moñlı häm näzek qıllarınnan çıqqan ixlas räxmät sezgä barısı öçen.  Räxmät şulay uq mäclesebezne härъyaqlap oyıştırğan alıp baruçılar belän citeşterüçe-peşerüçelärgä. Barığızğa çın küñeldän räxmät!


Вернуться к началу Перейти вниз
https://nikyah-tuy.forum2x2.ru
 

КЫЗНЫҢ(КӘЛӘШНЕҢ) ӘТИ-ӘНИСЕНӘ,ТУГАННАРЫНА, ЯКЫННАРЫНА РӘХМӘТ СҮЗЕ

Предыдущая тема Следующая тема Вернуться к началу 
Страница 1 из 1

 Похожие темы

-
» Кияүнеӊ рәхмәт сүзләре туйда әти-әниләргә, туганнарга, дусларга.

Права доступа к этому форуму:Вы не можете отвечать на сообщения
Татарская свадьба - татарча туй :: Котлаулар, сценарийлар, йолалар (поздравления, сценарии, обряды) :: Обряды-
Яндекс.Метрика