Әзерлек чорында бер-бер артлы төрле эшләр башкарыла. Барыннан да элек, туй мәҗлесе кайда уздырылачак – кыз өендәме, егет ягындамы, әллә кафеда яки ашханәдәме – шул билгеләнә, мәҗлескә күпме һәм нинди кунаклар чакырылачагы ачыклана, исемлек төзелә. Һәм, әлбәттә инде, туй чыгымнарының нәрсәләргә тотылачагы хәл ителә. Аерым төбәкләрдәге, бигрәк тә авыл җирләрендәге гадәт буенча, ике як үзләренең кайсы туганнарына кара-каршы бүләкләр бирешү турында да үзара килешеп куялар.
Бүләкнең иң затлыларын – алтын балдаклар, кәләшкә дигән туй күлмәге, бөркәнчек һәм туфлиләр сатып алу кияү өлешенә туры килә. Кайчакта туйда киячәк киемнәрен яки туфлиен булачак килен үзе дә ала. Аннары яшьләр туйга музыкант, фотограф һәм кинокамерага төшерүче чакыру мәсьәләсен дә, үзара киңәшеп хәл итәләр. Әлеге мәшәкатьләргә, янә килеп, аерым кунакларны барып алу яки илтеп кую өчен алдан ук транспорт белешеп кую, чакыру билетлары тарату, сценарийга ярашлы төрле шаян текстлар әзерләү, стенага элү өчен кызыклы рәсем һәм плакатлар булдыру, төрле уеннар өчен кирәкле әйберләр хәстәрләү кебек уннарча эшләр килеп ялгана.
Плакатлардагы текстлар түбәндәгечә булырга мөмкин: "Тишекле төймә җирдә ятмас", "Кызлар күңеле – кызган казан", "Ир – баш, хатын - муен", "Ат алсаң, арба кирәк, хатын алсаң, бар да кирәк", "Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?!", "Ипи тәмле тоз белән, йокы рәхәт кыз белән", "Кашык сугыштыра, түшәк килештерә", "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел", "Ир белән хатын – икесе бер шайтан таягы", "Агач кибүдән туймас, хатын сөюдән туймас", "Яхшы хатын – бәхет, яман хатын – ләхет", "Бала – бавыр ите, ир – йөрәк ите", "Ир – келәт, хатын – йозак", "Хатын тотудан ханлык тоту җиңелрәк", "Ир хакы – тәңре хакы".
Өйләнешүче яшьләрнең фотостендын эшләү дә бик уңышлы. Аларның фотоларыннан бер уртак стенд эшләү аеруча күңелле чыга.
Марсель БАКИРОВНЫҢ
"Котлы булсын туегыз!" китабыннан